Результаты поиска
- Эчкә салкын үтә башлагач, халык чарасын тапты: арка сугышлы уйнарга керештек һәм, чыннан да, җылындык. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Арка сугышлыны Азат тәмам оныткан булган икән. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- әзмәвер бәдәнле, кызгылтрак борынлы берәү (грузчик булса кирәк) аеруча оста алдашты: йомшак кына, җиңелчә генә суккан кебек итә дә, шундук бер читкә атлап, кулларын кушыра һәм гөнаһсыз кыяфәттә Азатның күзенә карап тора. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Ахырда грузчик түзмәде - алагаем зур кулы белән Азатның аркасына саллы гына итеп кундырды. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Башка берәү, ихтимал, сыгылып та төшкән булыр иде, ләкин Азат Сәйдәшевнең ник бер буыны калтырасын. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Грузчик иелеп, кулын аркасына куйгач, без барыбыз да Азатка карап, сугу чиратын аңар бирдек. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Азат беркавым уйланып торды, аннары миңа күз кысты да әллә ни кизәнмичә генә теге әзмәвер гәүдәле наянның алаптай кулына сугып җибәрде. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Бу вакытта аның бил турысы шыгырдаган кебек тоелды. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- - Кай сыгыз ул күсәк куллана? Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Азат аңа кулын күрсәтте: - Күсәк түгел, гап-гади кул. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР